Нефтекамада 1225 урынга исәпләнгән яңа мәктәп барлыкка киләчәк.
“Мәгариф” гомумдәүләт проекты ярдәмендә 2021 елда Нефтекамада 1225 урынга исәпләнгән яңа мәктәп барлыкка киләчәк. Дәүләт заказчысы — Башкортстан Республикасының капиталь төзелеш идарәсе, генераль подрядчысы - “КапиталСтрой” җәмгыяте. Мәгариф учреждениесенең проект-смета документациясе “Нефтекамскстройзаказчик” МУП тарафыннан эшләнгән.
Яңа мәктәпнең гомум мәйданы - 18 мең квадрат метрдан артык. Бүгенге көндә төзүчеләр фундамент буенча эшләрне 90 процентка башкарган һәм бина тартмасын төзүгә керешкән. Шул ук вакытта инженерлык челтәрләрен салу эше дә башлана. Генераль подрядчы төзелеш-монтаж эшләрен 2021 ел ахырына тәмамларга планлаштыра.
Проект буенча ике катлы хуҗалык блогы, шулай ук хәрәкәтле уеннар өчен җиде, ял итү өчен өч мәйданчык каралган. Мәктәп территориясендә баскетбол һәм ике волейбол мәйданчыгы, йөгерү өчен юллары булган универсаль мәйданчык урнаштырылачак. Объектның бәясе 700 миллион сумнан артык тәшкил итә.
Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев билгеләп үткәнчә, шәһәр үсә, яңа бистәләр төзелә. Бүген шәһәр округында 142 меңнән артык кеше яши.
— Шәһәр үсеше динамикасында, беренче чиратта, параллель рәвештә социаль инфраструктураны үстерү, шул исәптән безнең балаларны сыйфатлы белем белән тәэмин итү мөһим. Кызганычка каршы, бүгенге көндә мәктәпләрнең йөкләнеше планнан артып китә, шуңа күрә безнең өчен яңа мәктәп - уку процессын камилләштерергә, укучылар өчен заманча шартлар тудырырга мөмкинлек бирүче бик мөһим объект. Мәгариф учреждениеләрен төзү буенча планнарыбыз зур, республика ярдәме белән аларны акрынлап тормышка ашырырбыз дип ышанам, — ди Ратмир Мәүлиев.