Республика аграрийлары һәр көнне нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша. Бөртекле көзге культураларны җыюга керешкән районнар көннән-көн арта бара. 23 июльгә аларның саны 33кә җитте. Барлыгы 41 мең гектар арыш, бодай һәм тритикале чабылган, 30 мең гектар суктырылган, 82 мең тонна ашлык җыеп алынган. Уңыш начар түгел - гектардан 27 центнердан артык. Башкортстанның 10 районында инде борчакны җыя башладылар. Борчак культурасы 2,5 мең гектарда чаптырылган, 5,3 мең тонна җыелган. Гомумән, агымдагы елда аграр тармак Русия Президенты Владимир Путинның май указлары нигезендә гамәлгә ашырылучы "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проектында билгеләнгән бурычларны арттырып үти. Фото:agriculture.bashkortostan.ru Рубрикалар Яңалыклар Хокук Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары Башкортстанга - 100 ел! Бердәмлек Көнүзәк Җәмгыять Икътисад