Бүген биредә "Басу көне" үтә. Бүген Борай районында үтүче "Басу көне"нә төбәкнең төньяк урман-дала зонасының 14 районыннан тармак белгечләре һәм экспертлары урак тактикасы һәм стратегиясе турында фикер алышу өчен җыелачак. Чараны республиканың вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов ача. Традиция буенча, заманча авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсен һәм бөртекле культураларның иң яхшы сортларын, шулай ук селекция-орлыкчылык чәчүлекләрен карау булачак. Чара кысаларында, шулай ук, “Борай урманы” питомнигын да күрергә мөмкин булачак. Йогышлы авыруларны профилактикалау максатларында семинар программасы берничә өлешкә бүленгән. Чара участокларына бару, техника һәм тәҗрибә кырларын тәкъдир итү график буенча гына үткәреләчәк. Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты үзара тәҗрибә уртаклашуны да күз уңында тота. Республикада узган "Басу көне" чаралары бу җәһәттән уңышлы башкарыла. Фото:agriculture.bashkortostan.ru