Урманнарны тергезүгә пандемия киртә була алмый. Быел Башкортстанда "Экология" гомумдәүләт проектының "Урманнарны саклау" проектын финанслау 200 миллион сумнан артып китәчәк, акча техника һәм җиһазлар сатып алуга, шулай ук урманнарны тергезү чараларын үтәүгә тотынылачак. Республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов коронавирус пандемиясе аркасында проектның төп бурычлары үзгәрмәгәнлеген белдерде. "Урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен быел "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында 211 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. 72 миллион сумнан артык суммага министрлыкка караучы учреждениеләрнең матди-техник базасын яңарту өчен урман хуҗалыгы һәм урман янгыннарын сүндерү техникасы сатып алынган да инде. "Барлыгы 23 берәмлек техника һәм 50 берәмлек җиһаз: агач һәм үсентеләр утырту машиналары, куак кискечләр, урман сабаннары һәм культиваторлар, янгын сүндерү автоцистерналары, тягачлар, тракторлар сатып алынды", - диде министр. Фото:world4us.ru