+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Туймазыда ихаталар яңартыла

Бу максатлы эш “Башкортстан ихаталары” программасына ярашлы тормышка ашырыла.

Бу максатлы эш “Башкортстан ихаталары” программасына ярашлы тормышка ашырыла.

2020 елда “Башкортстан ихаталары" комплекслы төзекләндерү программасын тормышка ашыру кысаларында Туймазы районы буенча 37 йортны үз эченә алган 11 ишегалды территориясе төзекләндерелә.

Владимир Путинның май указларына ярашлы, җәмәгать территорияләрен һәм ишегалларын төзекләндерүгә юнәлтелгән "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" проекты 2024 елга кадәр каралган.

Бүгенге көнгә Туймазы шәһәренең Яшьләр бистәсендә яктырту, бордюр ташын җәю, тротуарларны асфальтлау, балалар өчен уен һәм спорт комплексларына нигез салу буенча эшләр тәмамланган.

Соңгы ике елда нәкъ менә биредә әлеге программа буенча иң масштаблы төзекләндерү эшләре бара. Агымдагы елда программаның дүрт йортына тагын җидесе өстәлде, дип белдерә Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Юлларга, тукталышларга асфальт салу, мәйданчык элементларын монтажлау дәвам итә. Туймазыдан тыш, Кандра, Түбән Троицкий, Дуслык, Серафимовка һәм Собханкул авылларында да ихаталар төзекләндерелә.

Фото: администрация Туймазинского района
Читайте нас