+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яңа уку елыннан — яңа бакчага!

Балакатай районының Ямаш авылы сабыйлары сентябрьдән өр-яңа балалар бакчасына йөри башлаячак.

Балакатай районының Ямаш авылы сабыйлары сентябрьдән өр-яңа балалар бакчасына йөри башлаячак.

Ямаш авылының әлеге балалар бакчасы - сәүдәгәрләр йортында, ә икенче корпусы элекке рухани йортында урнашкан. Анда 58 бала йөри. Биналар иске, түшәм ишелергә тора. Заманча материаллардан монда тәрәзә пакетлары гына бар. Коммуникацияләр дә, канализация дә юк.

Балалар бакчасының яңа бинасында мондый проблемалар булмаячак. Бәясе 100 миллион сум булган объектны Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында төзиләр.

Объект 95 балага исәпләнгән. Әлеге вакытта эчке бизәкләү эшләре бара.

Коронавирус пандемиясе аркасында аны тапшыру вакытын үзгәртергә туры килгән, әмма төзүчеләр барлык эшләрне дә сентябрьгә кадәр тәмамларга өметләнә.

Фото:bash.news
Читайте нас