Уфада “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты буенча 2,1 мең парковка урыны төзекләндереләчәк.
Урамнарны ремонтлау һәм яңаларын төзү кысаларында былтыр Уфада ике объектта 254 парковка урыны оештырылды. Бу мөһим эшләр Владимир Путинның май указлары белән расланган “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектына ярашлы башкарыла.
Тагын берничә объект буенча эшләр бара, башкалары буенча проект документлары эшләнә һәм алар финанслау бүлеп биргәндә гамәлгә ашырылачак. Гомумән алганда, шәһәрдә юллар төзелеше һәм ремонты вакытында 2116 яңа парковка урыны булдыру планлаштырыла.
Ел башына булган мәгълүматларга караганда, Уфада 505 мең автомобиль теркәлгән. Ишегалларында һәм якын-тирә территорияләрдә, шулай ук гараж кооперативларында 129 мең автомобиль кую өчен урыннар бар. Тагын 23,7 мең машина урыны сәүдә үзәкләре, социаль-мәдәни объектлар һәм сәнәгать предприятиеләре янында бар.
14 меңнән артык машина урыны шәһәр юл челтәренең парковка регламентланмаган, ә туктау тыелмаган урыннарда бар. Шулай итеп, башкалада барлыгы 167,6 мең парковка урыны бар, бу автомобиль паркы саныннан өч тапкыр кимрәк.