Башкортстан Идел буе федераль округында федераль финанслау күләме буенча икенче урында.
Быел республикага гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга 30 миллиард сумнан артык акча бүленгән, шуның 20,5 миллиарды - дәүләт бюджетыннан. Бу узган ел дәрәҗәсеннән өчтән бер өлешкә артыграк.
7,5 миллиард сумнан артык акча юлларны ремонтлауга һәм төзүгә, мәдәният һәм мәгариф объектларының техник базасын ныгытуга, шулай ук кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы мохит булдыруга тотынылачак. Уфада гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру буенча киңәшмәдә шушы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Шулай ук агымдагы елда 47 объект - 20 балалар бакчасы, 6 мәктәп, аларның дүртесе балалар бакчалары белән берләштерелгән, республика онкодиспансерының хәзерге хирургия корпусына янкорма, 13 капиталь ФАП һәм 2 мәдәният объекты файдалануга тапшырылды.