Бөредә "Уңайлы шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында "Яңа үзәк" машина кую урыннары ансамбле төзелеше дәвам итә.
Биредә проект кысаларында эшләр кызганнан-кыза бара. Тиздән урындагы халык өчен биредә амфитеатр, фонтан, заманча балалар мәйданчыгы һәм таганнар белән ял итү зонасы булачак.
Ленин скверында эскәмияләр һәм заманча яктырту лампалары урнаштырылачак, ә Троицк соборы каршындагы мәйдан тулысынча җәяүлеләр өчен булачак.
Бүгенге көнгә Ленин исемендәге скверда һәм Октябрь мәйданында иске яктырту баганалары, бордюрлар, тротуар плитәсе сүтелгән. Коммуникацияләр ремонтланган, грунт кайтарылган. Агач ботакларын кисеп, санитар кисү эшләре башкарылган, җәмәгать бәдрәфенә һәм фонтанга канализация һәм су үткәрү челтәрләре сузылган.
Эшләрне тәмамлау һәм паркны ачу агымдагы елның көзенә планлаштырылган.
Фото: "Башинформ" агентлыгы