Сибай шәһәренең үзәк шәһәр дәваханәсенә югары технологияле диагностика комплексы кайтарылды.
Ультратавыш тикшерүләре өчен тәгаенләнгән диагностика комплексы заманча аналоглары белән чагыштырганда күп өстенлекләргә ия.
Ул брахиоцефаль кан тамырларын тикшерү, церебраль кан тамырларын сканлаштыру һәм башка катлаулы тикшеренүләр үткәрү мөмкинлеге бирә.
Диагностика комплексын Сибай дәваханәсе “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш” төбәк проекты кысаларында алды.
Республикага янә шундый 14 медицина җиһазы алу планлаштырылган. Бу максатларга федераль бюджеттан 395 миллион сум бүленгән.