+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

24 балалар бакчасы төзеләчәк

Ил Президенты Владимир Путинның “май” указына ярашлы, Башкортстан Республикасында “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында балалар мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында чиратларны киметү максатында быел 24 балалар бакчасы төзү һәм файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Кичә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов Салават районында объектлар төзелеше әзерлеген бәяләде. Янгантау авылында 190 урынга исәпләнгән балалар бакчасы һәм Лаклы авылында 80 урынлык урта мәктәп белән берләштерелгән 40 урынлык балалар бакчасы төзелеше барышы тикшерелде. Беренче объектның мәйданы —1,5 мең, икенчесенеке 2,5 мең квадрат метр тәшкил итә.

Чарада, шулай ук, Хөкүмәтнең Төбәк проект офисы җитәкчесе Айдар Батыргәрәев, республиканың Капиталь төзелеш идарәсе, генераль проектлаучылар һәм подрядчылар вәкилләре катнашты.

Күчмә киңәшмә нәтиҗәләре буенча Илшат Таҗетдинов кайбер йөкләмәләр бирде, алар арасында иң мөһимнәре —эшчеләр һәм төзелеш техникасы санын арттыру исәбенә әлеге объектларны төзү темпларын тизләтү, балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне кирәкле җиһазлар белән вакытында тәэмин итү максатында контракт процессларын тәмамлау.

Төзелеш муниципаль районда өстәмә эш урыннары булдырырга да ярдәм итәчәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас