Республикада шикәр чөгендерен эшкәртү белән өч предприятие шөгыльләнә. Шуларның берсе ел башында шикәр чөгендеренә бәя төшү сәбәпле ябылды. Әлеге предприятиеләрнең гомум җитештерүчәнлеге – елына 200 мең тоннадан артык.
Белгечләр фикеренчә, быел республика дөньякүләм шикәр экспорты буенча җиденче урынга чыгарга мөмкин.
Экспорт Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Фото: birsk.bezformata.com сайтыннан.