+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә ташламалар бар

Илдә мохтаҗ гражданнар категорияләре өчен коммуналь хезмәтләргә түләүдә ярдәм сәясәте дәвам итә.

Илдә мохтаҗ гражданнар категорияләре өчен коммуналь хезмәтләргә түләүдә ярдәм сәясәте дәвам итә.

Русия Премьер-министры Михаил Мишустин төбәкләргә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү буенча гражданнарга ташламалар бирү өчен 9 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирү турындагы боерыкка кул куйды. Башкортстан 3,3 миллиард сум субвенция алачак.

Республикада торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча ташламалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына, инвалид һәм инвалид балалары булган гаиләләргә, радиация йогынтысына дучар булган гражданнарга, хезмәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, күпбалалы гаиләләргә бирелә.

Шулай ук, бу акчалар республикада "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектын үтәргә ярдәм итәчәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.
Читайте нас