+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Республикада – кымыз сезоны

“Урта һәм кече эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру максатында республикада күп эшләр башкарыла.

“Урта һәм кече эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру максатында республикада күп эшләр башкарыла.
“Башкортстан Республикасында елкычылыкны үстерү” программасы гамәлдә. Башкортстаның Авыл хуҗалыгы министрлыгында билгеләүләренчә, бүген республикада 170 кымыз фермасы эшли, ел саен 3,7 мең тонна кымыз җитештерелә.
Күптән түгел Әбҗәлил районында Марат Сабитов кымыз фермасы ачкан. Бүген Сабитовлар хуҗалыгында 39 ат, аларның 19ы - сөт бирүче бия. Әле фермерлар төзелеш белән шөгыльләнә, ирешелгәннәр белән генә туктарга җыенмыйлар.
Әле республикада кымыз сезоны. Башкортстан бу файдалы эчемлекне җитештерү буенча илдә лидер булып тора.
Республикада елкычылык тармагына ярдәм чаралары булдырылган. Быел бу өлкәдә җитештерүчеләргә ярдәм буенча субсидияләр күләме 8,5 миллион сум тәшкил итә.
Фото: panoramarb.ru
Читайте нас