+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Ташламалы ипотекадан файдаланып калыгыз!

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Торак һәм уңайлы мохит” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада ташламалы ипотека кредитлавы гамәлгә ашырыла.

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Торак һәм уңайлы мохит” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада ташламалы ипотека кредитлавы гамәлгә ашырыла.
Башкортстанда меңнән артык гаилә 6,5 процентлы ташламалы ипотекадан файдаланган да. Июнь башында гына бу күрсәткеч 300 булган.
Ташламалы шартларда торакны яңа төзелүче йортлардан алырга була. Ипотека кредиты 6 миллион сумнан артмаска тиеш. Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә – 12 миллионнан.
Ташламалы ипотекага дәгъва итүчеләр күпфатирлы йортлардагы төзелештә өлешчә катнашу килешүе, төзүче компания белән сату-алу килешүе яисә юридик берәмлекләрдән ташламалы сатып алу килешүе төзергә мөмкин.
6,5 процентка ташламалы кредитлау программасын Русия Хөкүмәте коронавирус пандемиясе сәбәпле халыкка ярдәм күрсәтү максатында быел 23 апрельдә раслады.
Фото: ufa.новоселье24.рф
Читайте нас