Яңавылда «Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында "Башкортстан ихаталары" республика программасы буенча эшләр дәвам итә.
Хәзерге вакытта өч ишегалды территориясендә (Юбилей ур., 5, 6, 7/1, 11; Ходайбирдин ур., 36,42; Станция урамы, 10, 10а, 12а) ремонт бара.
Муниципаль район территориясендә быел ремонтланучы күпфатирлы йорт подъездлары исемлегенә 5 йорттагы 20 подъезд кертелгән. Быел ишегаллары һәм подъездларны урындагы рәссамнарның эшләре дә бизи, алар арасында Ридаль Бәдретдинов, Роман Белов та бар.
Ридаль Бәдретдинов эшләгән подъездларның "җанланып", балкып торуы куандыра. Бүген Ходайбирдин урамындагы 36нчы йорт ишегалдында Торак-коммуналь идарәнең җитештерү базасының фасадын да Ридаль ясый. Монда башкорт сугышчысы һәм аның атының профильләре барлыкка килә. Моннан тыш, башкорт орнаменты яңа ремонтланган подъездларда да күренә.
Шулай итеп, Яңавылда башкорт ишегаллары гына түгел, подъездлары да барлыкка килә.
Белешмә: 2019 елда Яңавылда "Башкортстан ихаталары" программасы буенча 3 ишегалды территориясе ремонтланган.
Фото: Сайт администрации Янаульского района.