+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Мәдәният йортларының матди-техник базасы ныгытылачак

Субсидияләрнең гомум суммасы 53,5 миллион сумнан артык.

Субсидияләрнең гомум суммасы 53,5 миллион сумнан артык.

Башкортстанның 15 районы мәдәният йортларының матди-техник базасын үстерүгә һәм ныгытуга субсидияләр алачак. Бу республикада Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы "Мәдәни мохит" төбәк проекты ярдәмендә булдырыла.

Субсидия республика һәм федераль бюджетлардан бүленәчәк. Аларның гомум суммасы 53,5 миллион сумнан артып киткән.

Мәдәният йортларының матди-техник базасын Аскын, Балакатай, Бөрҗән, Дуван, Ярмәкәй, Иглин, Караидел, Кыйгы, Күгәрчен, Салават, Стәрлебаш, Уфа, Федоровка һәм Яңавыл районнары ныгытачак.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Читайте нас