+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Урманнарны саклыйк!

Бу акция агымдагы елда да күпләрне берләштерәчәк.

Бу акция агымдагы елда да күпләрне берләштерәчәк. “Урманны саклыйк-2020” Бөтенрусия көзге акциясе ел саен Русиянең урман байлыкларын тергезү һәм үрчетү проблемаларына җәмәгатьчелекнең аерым игътибарын җәлеп итү максатларында Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлангычы белән үткәрелә. Башкортстан Республикасының барлык урманчылык территориясендә урман культураларын күпләп утырту, шулай ук, эпидемиологик хәлне исәпкә алып, мәгърифәтчелек чаралары узачак. “Урманны саклыйк-2020” акциясе чорында барлыгы 43 гектардан артык мәйданда 170 меңгә якын урман культуралары утырту планлаштырыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Башкортстан Республикасы Президент Владимир Путин имзалаган “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында “Урманнарны саклау” проектында катнаша. Төп бурычларның берсе - 2024 елга урманнарның юкка чыгуы һәм яңадан тергезү балансын 100 процент нисбәтендә тәэмин итү. Фото:forest.bahkortostan.ru
Читайте нас