+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Алма телисеңме? Персикмы?

Сөт кухнясының файдалы продуктларының яңа линиясе йогыртлары көндәлек рационны төрләндерергә мөмкинлек бирәчәк.

Сөт кухнясының файдалы продуктларының яңа линиясе йогыртлары көндәлек рационны төрләндерергә мөмкинлек бирәчәк.

Республиканың «Сөт кухнясы» учреждениесе чыгарыла торган продукция төрләрен киңәйтте. Хәзер 3,2 процент майлылыгы булган эчәргә яраклы йогырт ассортименты алма-груша һәм персик тәме белән дә җитештереләчәк, бу көн саен рационны төрләндерергә мөмкинлек бирәчәк.
Продуктның төп компонентлары арасында нормалаштырылган сөт, натураль җиләк-җимеш, шулай ук урындагы җитештерүчеләрдән йогырт әчеткече бар. Шуңа күрә ата-аналар аның сыйфатына ышана ала.

Моннан тыш, ул А (60,0 мг), Е (0,65 мг), В (0,14 мг), D (1,55 мг), аксым һәм аминокислоталарга бай, алар иммун системасын үстерү һәм ныгыту өчен кирәкле. Составы файдалы булганга күрә әлеге продукт 8 айдан алып 3 яшькә кадәр балаларны тукландыру өчен тәкъдим ителә.

Илебез күргәзмәләрендә инде берничә тапкыр тәкъдир ителгән йогырт һөнәри берләшмәдә зур кызыксыну уятты. Әйтик, «Агрокомплекс-2020» XXX Бөтенрусия юбилей күргәзмәсендә ул «Сөт продукциясе, шул исәптән консервлар һәм туңдырма» номинациясендә алтын медальгә лаек булды.

Сүз уңаеннан: продукция уңайлы «дой-пак» төргәгендә җитештерелә, шуңа күрә үзаллы ашый башлаган балаларга, шулай ук юлга алу өчен бик яхшы туры килә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: йогырт шунда ук куллану өчен билгеләнгән, эчәр алдыннан аны бүлмә температурасына кадәр җылытырга кирәк.

Алма-груша һәм персик тәме булган йогыртларны барлык сөт кухнясының фирма тарату пунктларында сатып алырга мөмкин, ә ике атнадан соң яңа продукт Башкортстан Республикасының сәүдә челтәрләренә чыгарылачак.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас