Башкортстанда яшь эшкуарлар өчен бизнес-лагерьларга җыю үткәрелә, дип хәбәр итәләр төбәкнең Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгында.
Бизнес-лагерьлар Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында оештырыла.
Бизнес-лагерьда үз эшчәнлекләрен быел теркәгән эшкуарлар катнаша ала.
"Алар тәҗрибәле тренерлар һәм төбәк проекты остазлары җитәкчелегендә Александр Остервальдер моделе буенча үз бизнесларын структуралаштыра, берничә юнәлеш буенча үз бизнесларын үстерү планын төзи ала. Алар арасында - клиентларны җәлеп итү, финанс агымнарын арттыру, партнерлык мөнәсәбәтләрен җайга салу, маркетинг, — ди Башкортстанның Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы матбугат секретаре Лилия Шамаева. — Моннан тыш, яңа эш башлаучы малтабарлар бизнес-уен форматында дәүләт ярдәме инструментлары турында беләчәк, шулай ук үз бизнесларын алга таба үстерү буенча консультация алачак».
Ике көнлек беренче бизнес-лагерьны август башында Сибайда оештырдылар. 15-16 августта шундый ук лагерьны үткәрү урыны Стәрлетамак булачак, 29-30 августта - Нуриман районындагы «Павловский парк» ял базасы.
- Бизнес-лагерьларда катнашу бушлай, ләкин урыннар саны чикләнгән. : 8 (347) 298-00-78, 8 (347) 299-99-90, +7 965 936-34-53 (WhatsApp) телефоннары буенча теркәлергә кирәк, - дип хәбәр итте Лилия Шамаева.
Быел кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм буенча гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда шулай ук төрле конференцияләр, осталык дәресләре, бизнес-уеннар һәм бизнес-остазлардан консультацияләр алу үткәреләчәк.
Фото: bashinforv.ru