+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Халык яхшы ял итсен өчен!

Ярмәкәйдә "Дуслык" паркы «Заманча шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында төзекләндерелә. Анда тиздән эшләр төгәлләнәчәк.

Ярмәкәйдә "Дуслык" паркы «Заманча шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында төзекләндерелә. Анда тиздән эшләр төгәлләнәчәк.

Паркта балалар өчен уен мәйданчыгы яңартылды, эскәмияләр һәм чүп-чар өчен урналар куелды, койма алмаштырылды. Барлык объектларда хәвефсезлек таләпләре үтәлгән.

Башкарылган эшләрнең гомум бәясе 4 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Шулай ук биредә 5 метрлы фонтан да эшләнәчәк. Эшләрне 31 августта төгәлләргә ниятлиләр.

- Бүгенгә Уфада эшләүче фирма белән 10 миллион 138 мең сумлык контракт төзелгән. Каналны төзекләндерү эшләре бара, анда георәшәткә урнаштырыла. Биредә фонтан зонасы, балалар өчен һәм спорт мәйданчыклары булачак. Канал аша тагын өч күпер куелачак, - ди Ярмәкәй авылы хакимияте башлыгы Нурислам Тимеров.

Фото: ermekeevo.bashkortostan.ru сайтыннан.


Читайте нас