+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

300 километр юл ремонтланачак

2020 елда «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 300 километрдаан артык автомобиль юллары ремонтланачак.

2020 елда «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 300 километрдаан артык автомобиль юллары ремонтланачак.

Бу хакта 10 августта республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты рәисе Алан Марзаев сөйләде.

Гомумдәүләт проекты өч төбәк проектын гамәлгә ашыруны күздә тота: «Юл челтәре», «Юл хуҗалыгын үстерүнең гомум системалы чаралары» һәм «Юл хәрәкәте хәвефсезлеге». Быел аларны үтәү өчен бүленгән акчаларның гомум күләме якынча 7 миллиард сум тәшкил итә.

Ел ахырына кадәр юлчылар Уфаны Көнбатыштан урап узу юлыннан Уфа районындагы Авдон авылына керү юлын, Коммунистик, Объездная һәм Каранай Морат урамнары чатларын, шулай ук Стәрлетамактагы Суханов, Ильич һәм Стәрлебаш тракты урамнарын реконструкцияләүне төгәлләргә планлаштыралар.

Моннан тыш, быел Салаваттагы Бекетов урамы буенча автомобиль юлы төзелеше төгәлләнәчәк. Калинин районында Валерий Лесунов урамы һәм Баландин бульвары (Валерий Лесунов урамыннан алып Ферин урамына кадәр) участоклары төзеләчәк.

6,4 километр озынлыктагы өч объект файдалануга тапшырылган да инде. Сүз Үзәк урам буйлап һәм Уфа районының Дебовка авылына керү юлы, Стәрлетамакта Ходайбирдин урамы буенча һәм Стәрлетамак – Салават (22-25 км) автомобиль юлы участогы турында бара.

Агымдагы елда юлчылар барлыгы 305 километр юл өслеген ремонтлаячак, 12 километр капиталь ремонт ясалачак һәм 3 километр автомобиль юлын һәм урам-юл челтәрен реконструкцияләячәк, 23 светофор, 248 юл билгесе, 1200 метр җәяүлеләр өчен киртәләр урнаштырылачак.

Моннан тыш, быел Башкортстан юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фотовидеотеркәү буенча барлык 459 камера урнаштырылган. Бу эшне 2024 елда тәмамлау планлаштырыла.

- Эшегез өчен рәхмәт. Русия Транспорт министрлыгы белән эшне алдагы елларга планнар буенча дәвам итегез. Без дә моңа кушылырбыз, - дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров.

Фото:bashinform.ru
Читайте нас