Уфада «Җиңү урамы» проекты объектларының берсендә юл-ремонт эшләре төгәлләнде.
Быел Башкортстан башкаласы совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 75 ел тулу һәм "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында "Улица Победы" федераль проектында катнаша.
Проект Җиңү көненә бәйле аталган шәһәр урамнарын, Бөек Ватан сугышы геройларын һәм анда катнашучыларны, ремонт яисә төзекләндерүне таләп итүче урамнарны тәртипкә китерүне күздә тота. Беренче чиратта, сүз гомумдәүләт проектында катнашучы шәһәрләр объектлары турында бара.
Уфада бу проектка агымдагы елда ике объект – Новоженов һем Ветошников урамнары керде. Икесе дә Советлар Союзы Геройлары хөрмәтенә аталган. Моннан тыш, проектка тагын бер объект – Мостай Кәрим урамы да керде.
Бүген Ветошников урамының ике участогында – Революция урамыннан Достоевский урамына кадәр һәм Чернышевский урамыннан Воровский урамына кадәр – юл-ремонт эшләре тулы күләмдә тәмамланган. Шушы көннәрдә анда эшчеләр горизонталь юл тамгасын төшергән.
Эшләрне башкару кысаларында иске юл полотносы яңасына алыштырылды, техник полосалар төзекләндерелде, яңа бордюр ташлары куелды, кирәк булган урыннарда тротуарлар ремонтланды.
Исегезгә төшерәбез: «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында быел Уфада юл-төзелеш сезоны ахырына гомум озынлыгы 20,85 километр һәм 460 000 квадрат метр булган 22 участокны норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Бүгенге көнгә 15 участокта юл-ремонт эшләре тәмамланган.
Фото: "Башинформ"