Баймакта «Торак һәм уңайлы шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында "Башкортстан ихаталары" республика программасы буенча эшләр нәтиҗәләре белән сөендерә.
Хәзерге вакытта агымдагы ел программасына кертелгән ике объектның берсендә - Юбилей урамы, 3 адресы буенча ишегалды һәм якын-тирә территориягә асфальт салу тәмамланган.
Икенче объект – Әлибаев урамындагы 53А һәм 57 санлы күпфатирлы йортларны берләштергән ишегалды территориясендә бордюрларны монтажлау, территорияне чистарту һәм асфальтлауга әзерлек алып барыла.
Яктырту, эскәмияләр, чүп савытлары, куркынычсыз резина өслекле заманча балалар уен мәйданчыгы урнаштыру күздә тотылган барлык эшләрне 1 сентябрьгә тәмамлау көтелә.
«Узган гасырның 70-80нче елларында ук төзелгән күпкатлы йортлар ишегаллары күптән комплекслы төзекләндерүгә мохтаҗ иде һәм заманча таләпләргә туры килмәде. Якын киләчәктә республика программасы ярдәмендә әлеге күпкатлы йортларда яшәүчеләрне балалар һәм спорт мәйданчыклары, автомобильләр өчен тукталыш, клумбалар һәм газоннар белән ял итү урыннары булган төзекләндерелгән территория сөендерәчәк. Эш барышында без халыкның теләкләрен исәпкә алдык, һәм аларның, үз чиратында, төзүчеләр хезмәтенә сакчыл карауларын теләр идек», - ди Баймак районы хакимияте башлыгы урынбасары Ринат Рәхимгулов.
Фото: Сайт администрации Баймаксого района.