+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яңавыллылар сәламәт тормыш яклы

Соңгы өч ел дәвамында Яңавыл шәһәренең ихата территорияләрен һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүдә төп инструмент булып «Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» программасы тора.

Соңгы өч ел дәвамында Яңавыл шәһәренең ихата территорияләрен һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүдә төп инструмент булып «Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» программасы тора.

2019-20 елларда төзекләндерү объектларының берсе Некрасов урамындагы сквер территориясе булды. Яңавыл халкы әлеге территория өчен 2018 елның 18 мартында — Русия Президенты сайлаулары белән бер көнне тавыш бирде.

Хәзер "Янаулка" ярындагы ял зонасында велороллер юлын төзекләндерүнең икенче этабы бара. Бу һәвәскәрләргә җәйге транспорт төрләрендә – «классик» велосипедлардан алып, хәзерге яшьләрнең модалы гироскутерларына кадәр йөрергә комачауламый. Юл эшләренең төп өлеше - 809 метр трассага асфальт салу беренче этапта ук тәмамланды. Аның барышында шулай ук яктырткычлар куелды, парковка урыннары асфальтланды.

Быел подрядчы оешма булган "Аида" җәмгыяте (алар беренче этапта да җәлеп ителгән иде) балалар өчен уен җиһазлары китерүне көтә. Шулай ук, спорт мәйданчыгын монтажлау, мәйданчыкларны коймалау планлаштырылган. Планда - эскәмияләр, чүп савытлары урнаштыру, яшелләндерү эшләре, юлларга асфальт салу, кече архитектура формаларын урнаштыру. Велороллер юлы сентябрь ахырына эшләнеп бетәргә тиеш.

Территория сәламәт яшәү рәвеше алып баручы кешеләргә кышын да уңайлы, анда чаңгыда шуарга, скандинавча йөрү белән шөгыльләнергә була.

Фото:bashinform.ru
Читайте нас