+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Урманны саклыйк-2020” акциясенә кушылыгыз!

Башкортстан “Урманны саклыйк-2020” Бөтенрусия көзге акциясенә кушыла, ул ел саен Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлангычы белән уздырыла. Әлеге масштаблы акциянең төп максаты - илнең урман байлыкларын тергезү һәм арттыру проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү.

Урман хуҗалыгы министрлыгында республика урманчылыкларында, эпидемиологик хәлне исәпкә алып, барлык урманчылыклар территориясендә агачларны күпләп утырту чаралары актив узачак, дип сөйләделәр. Акция чорында 28 августтан 31 сентябрьгә кадәр барлыгы 43 гектардан артык мәйданда 170 мең чамасы урман культуралары утырту планлаштырыла.

Ведомство белгечләре аңлатканча, республикада быел 14,2 мең гектар мәйданда урман тергезүне тәэмин итү планлаштырыла, шул исәптән 7,4 мең гектарга агач-куаклар утырту юлы белән.

Узган елда Башкортстан “Экология” гомумдәүләт проектының “Урманнарны саклау” проекты буенча урман янгыннарыннан килгән зыян һәм урман тергезүнең максатлы күрсәткечләрен арттырып үтәде.

Фото:mgazeta.com сайтыннан.
Читайте нас