1 сентябрьгә төгәлләнергә тиеш!
Башкортстан Хөкүмәтендә юллардагы чокырларны ямау мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә Премьер-министр урынбасары Рәиф Абдрәхимов рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында узды.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Алан Марзаев белдерүенчә, республиканың автомобиль юллары буенча юл инфраструктурасы өлкәсендә эшләрне контрольдә тоту һәм планлаштыру системасында (СКПДИ) 221 145 дефект санлаштырылган, шуларның 198 937се ремонтланган, бу 90 процент тәшкил итә.
— Квартал эчендәге юлларда һәм йорт янындагы территорияләрдә ачыкланган дефектлар саны 22410га җитте. Шуларның 16 598е — ремонтланган, бу 74 процент тәшкил итә, — дип хәбәр итте торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Николай Ельников.
Шулай ук, министрлык тарафыннан квартал эчендәге юлларда һәм йорт тирәләрендә санлаштыру сыйфаты буенча күчмә тикшерүләр үткәрелгән. Кайбер муниципаль берәмлекләрдә бетерелергә тиешле җитешсезлекләр ачыкланган. СКПДИ системасыннан алынган мәгълүматларга караганда, барлык муниципалитетларда дефектларны ремонтлау һәм санлаштыру эше дәвам итә.
Вице-премьер Рәиф Абдрәхимов балалар һәм мәктәпкәчә учреждениеләр территорияләренә якын урам-юл челтәре участокларының хәвефсезлеген тәэмин итүгә игътибарны юнәлтте.
— Тиздән, 1 сентябрьдә, балалар укырга барачак. Без аларның мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына имин хәрәкәтен тәэмин итәргә бурычлы. Кайдадыр тротуар булырга тиеш, кайдадыр билгеләр, яктырту лампалары урнаштырылырга — анализлагыз. Уку елына юлчылар, коммуналь хезмәтләр ягыннан “хуҗалык” мәсьәләләре тулысынча хәл ителергә тиеш, — дип ассызыклады ул.