Башкортстан күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү буенча топ-5 төбәккә керде.
Сүз 2019 елның 1 гыйнварыннан соң өченче яки аннан соңгы бала туган гаиләләр турында бара. Мондый гаиләләр Русиядә 72 меңгә якын.
Әлеге гаиләләрнең һәрберсенә дәүләт ипотека буенча бурычның бер өлешен каплауга 450 мең сум күләмендә ярдәм күрсәткән. Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, бүгенге көнгә Мәскәү өлкәсендә - 4,9 меңнән артык , Башкортстанда - 2,9 мең, Свердловск өлкәсендә 2,8 мең гариза хупланган. Шулай ук лидерлар бишлегенә Мәскәү һәм Татарстан кергән, аларда 2,7 мең заявка хупланган.
"РФ ДОМ" мәгълүматлары буенча, бурычны бетергәннән соң 5 меңгә якын гаилә үзләренең ипотека кредитларын тулысынча яба алган. Хөкүмәттән хуплау алу өчен заемщикка кредиторга өлешчә бурыч каплату турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә, үз һәм балаларның гражданлыгын, ана яки ата булуыңны расларга, шулай ук ипотека килешүе буенча документлар тапшырырга кирәк.
Элегрәк, 6 августта, Русия Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр иткәнчә, Хөкүмәт өстәмә рәвештә күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү өчен бюджеттан 11,8 миллиард сум акча бүләчәк. Нәтиҗәдә, өстәмә рәвештә 26 мең күпбалалы гаилә ярдәм алачак.
Күпбалалы гаиләләргә ипотека өчен 450 мең сум күләмендә акча алырга мөмкин булган ярдәм программасы Русиядә 2019 елның 25 сентябреннән бирле гамәлдә. Республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты белгечләре дәүләтнең мондый ярдәме торакка ихтыяҗны арттырачак кына түгел, ә төбәктә Владимир Путинның май указы белән расланган "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектын актив тормышка ашыруга ярдәм итәчәк, дип өметләнәләр.