"Кино фонды төбәкләрдә кинозалларга ярдәм итү буенча федераль конкурс нәтиҗәләрен игълан итте. Һәм без Русия Федерациясе субъектлары арасында иң күп грантларны оттык - гомум суммасы 29,99 миллион сумга 6 грант. Әйтик, узган елгы грантлар кысаларында яңартылган 10 кинозалга Дәүләкән шәһәрендә (ике зал), Иглин, Раевка, Чакмагыш һәм Стәрлебаш авылларында кинозаллар өстәләчәк. Һәр залны яңадан җиһазландыруга якынча 5 миллион сум бүленгән", - дигән ведомство башлыгы.