Быел Башкортстанда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында юлларны норматив хәлгә китерү буенча эшләр 107 объектта башкарылачак.
Уфада Комсомол урамыннан Октябрь проспектына кадәр һалле шәһәре исемендәге урам буенча юл участогы тиздән алты хәрәкәт полосасына кадәр киңәйтеләчәк.
Төзелеш-монтаж эшләрен башкару чорында юл өслеген алыштыру гына түгел, яңгыр канализациясен урнаштыру, коммуникацияләрне, шул исәптән КЛ-6 кВ, элемтә линияләрен, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, җылылык челтәрләрен төзекләндерү дә планлаштырылган. Шулай ук участокта тышкы яктырту модернизацияләнәчәк.
Проект буенча юл хәрәкәтен яхшыртучы һәм юл иминлеген арттыручы эшләр дә каралган. Шулай итеп, яңа периль коймалар һәм юл билгеләре барлыкка киләчәк. Эшләр тәмамланганнан соң горизонталь юл тамгасын термопластик белән төшерәчәкләр. Шулай ук ике светофорны үзгәртеп кору планлаштырылган.
Хәзерге вакытта юлның әлеге участогында транспорт хәрәкәте чикләнгән. Уфалылар һәм башкала кунакларын вакытлыча чикләүләргә һәм уңайсызлыкларга аңлап карауларын сорыйлар.
Фото: "Сайт администрации Уфы"