Башкортстанның Яңавыл һәм Дүртөйле районнары мәктәпләрендә спорт заллары яңартылды.
Башкортстан мәктәпләрендә спорт залларын яңарту “Һәр баланың уңышы” федераль проекты буенча “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында уза.
Гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның Яңавыл районы Карман авылында мәктәп спорт залы үз йөзен үзгәрткән: идән тулысынча алыштырылган, стеналар тигезләнгән һәм буялган.
Дүртөйле районындагы Суккул авылында да спорт залы яңартылган. Моннан тыш, август ахырында бирегә яңа спорт җиһазлары кайтарылачак.
Фото: "mgazeta.com" сайтыннан.