Башкортстан галимнәре УМНИК-2020 программасы кысаларында узган санлы конкурс лауреатлары булды.
Тугыз инноватор өчен приз 500 мең сум булачак. Алар бу акчаны үз проектларын алга таба үстерүгә тотынырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: УМНИКның санлы конкурслары "Русиянең санлы икътисады" гомумдәүләт проектының "Санлы икътисад өчен кадрлар" федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Грантлар алучылар исәбенә Уфа дәүләт нефть техник, Уфа дәүләт авиация техник университетларының, Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы һәм республиканың нефть-газ компанияләренең яшь галимнәре эшләнмәләре керде.
Чараны оештыручылар сүзләренчә, бу стартапларга финанс ярдәменең беренче этабы гына. Алга таба уңышлы проектлар авторлары 20 миллион сумга кадәр күләмдәге грантларга дәгъва итә ала.
Фото: basn.news.ru