Шушы көннәрдә Күмертау дәваханәсенә югары җитештерүчән яңа сканер Leica Aperio CS2 килде.
Бу Владимир Путинның май указын үтәү максатында "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
- Күзәтүче микроскоп тикшерелә торган тукымаларның яхшы сурәтен алырга мөмкинлек бирә. Пандемия шартларында микроскоп шулай ук COVID-19 инфекциясен диагностикалауда зур ярдәм күрсәтә, - дип ассызыкладылар Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык сканлаштырылган сурәтләр серверда саклана, ә конфиденциаль мәгълүмат учреждениедә кала.
Фото: mgazeta.com сайтыннан