Соңгы заманча техника белән җиһазландырылган ике санлы кино залы - Дәүләкәндә, һәм берәр кино залы Иглин, Раевка, Чакмагыш һәм Стәрлебаш авылларында ачылачак.
Республика Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында бу алты кинозалны җиһазландыруга 29,99 миллион сум алыначак. Ведомство белгечләре аңлатканча, Русия кинематографиясенә ярдәм итү федераль фонды Русиянең халык саны 500 мең кешегә кадәр булган торак пунктларында кинозалларны заманча җиһазлау өчен субсидия алучыларны раслаган. Тиешле документ Кино фонды сайтында бастырылган.
Яңадан җиһазландырылган кинозал өчен үзебезнең ил фильмнарын кимендә 50 процент һәм кварталга 100 көннән дә ким булмаган күләмдә даими кино күрсәтү мәҗбүри шарт булып кала.
2015-19 елларда үткәрелгән конкурслар вакытында Башкортстанда 32 учреждение базасында 38 кинозал хупланган.
Фото: mgazeta.com сайтыннан