Уфа районының Алексеевка бистәсендә гомум мәйданы 3 мең квадрат метрдан артык булган мәйданлы 220 урынлык балалар бакчасы төзелеше тәмамлана.
Эшләр бер ел элек башланган. Бинадан тыш, проектка казанлык, тышкы инженерлык челтәрләре һәм территорияне төзекләндерү керә.
Балалар бакчасында төркемнәр өчен 10 бүлмә, актлар һәм гимнастика заллары булачак. Уен мәйданчыкларында резина өслекләре, кече архитектура формалары каралган.
“Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада 24 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелә. Әлеге проектны гамәлгә ашыруга РАИП кысаларында 2020 елга республика бюджетыннан - 1,8 миллиард сум, федераль бюджеттан 1,9 миллиард сум бүленгән.
Чагыштыру өчен: былтыр 1,9 миллиард сумга 16 балалар бакчасы төзелгән, шул акчаның 774,9 миллион сумын Русия бюджеты бүлгән.
Фото: bashinform.ru