+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яңа уку елына - яңа спорт залы

Благовар районы Кашкалаша урта мәктәбенең 90 укучысы һәм мәктәпкәчә яшьтәге 20 бала яңа уку елын яңартылган мәктәп бинасында каршылаячак. «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында балаларга уңайлы мохит булдырылды.

Благовар районы Кашкалаша урта мәктәбенең 90 укучысы һәм мәктәпкәчә яшьтәге 20 бала яңа уку елын яңартылган мәктәп бинасында каршылаячак. «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында балаларга уңайлы мохит булдырылды.

Кашкалаша мәктәбе һәрвакыт алдынгылар рәтендә булды. Компактлы ныклы мәктәп яхшы традицияләре белән билгеле. Мәктәп яны территориясе асфальтланган, каралган, алмагачлар, чәчәкләр үсә.

Яңа уку елында укучыларга бик зур бәхет елмайды: аларны яңартылган спорт залы көтә, анда заманча тәрәзәләр куелган, диварлар штукатурланган һәм буялган, заманча яктырту үткәрелгән, пластик ишекләр куелган, запас чыгу урыны бар. Шулай ук идәннәр буялган, төсле тамгалар ясалган.

Директор Хәлим Гыйльманов сүзләренә караганда, мәктәп төзелүгә 32 ел, анда әле бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган. Спорт залын ныклап төзекләндерү өчен 600 мең сумга якын акча бүленүе куанычылы.

Физик культура укытучысы Илфат Мөэминов әйтүечә, балаларның спорт белән шөгыльләнүгә, җиңүгә ирешүгә тагын да омтылышы көчәячәк. Оста буларак, ул мәктәптә күп нәрсәне үз куллары белән башкарган. Әйтик, укытучы берничә ел элек спорт залындагы җылыту батареялары өчен сырлап ясалган агач щитлар шунда ук күзгә ташлана.

Кашкалаша мәктәбе авылда яраксыз бинада урнашкан балалар бакчасын да үз канаты астына алган. Хәзер 2019 елның ноябрендә башланган аерым керү урыны булган мәктәп бинасының бер өлешен ремонтлау төгәлләнде.

Фото:https://go.mail.ru/redir
Читайте нас