26 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Экология” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмәдә катнашты. Видеоконференция режимында аны Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко үткәрде.
Киңәшмәдә профильле федераль ведомстволар җитәкчеләре һәм Русия Федерациясе Дәүләт Советының «Экология һәм табигать ресурслары» юнәлеше буенча эш төркеменә керүче төбәкләр башлыклары катнашты.
Эшче төркем рәисе, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин "2030 елга кадәр Русия Федерациясе үсешенең дәүләт максатлары турында" Указында Президент Владимир Путин билгеләгән бурычлар нигезендә "Экология" гомумдәүләт проектын корректировкалау буенча тәкъдимнәр турында чыгыш ясады.