+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфада Агыйдел ярын ныгыттылар

Уфада Агыйдел елгасының яр буе корылмалары белән бергә биш чакрымда яр буе юлларын төзеп бетерделәр. Җиде ел дәвам иткән төзелешкә "Русия суы" федераль максатлы программасы чаралары ярдәм итте. Бу хакта журналистларга Русия Табигать министрлыгының Су хуҗалыгы комплексын үстерү үзәге директоры киңәшчесе Ярослав Вольпин белдерде.

"Язгы ташу суларыннан сакланудан тыш, яңа яр ныгытмалары Павловка сусаклагычы корылмаларында авария булган очракта да шәһәрне саклауны тәэмин итәчәк", - диде Ярослав Вольпин.
Аның сүзләренчә, корылмаларның гомум бәясе 5,1 миллиард сум тәшкил иткән, шуның 3,5 миллиард сумы "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында бүленгән.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Фото: ТАСС
Читайте нас