+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Җиһазларны минут ярымда җыячаклар

Җиһазларны 38 минут урынына 1,5 минут эчендә әзерләүне Белоретның челтәрләр һәм түшәмәләр заводында башларга планлаштыралар.

Җиһазларны 38 минут урынына 1,5 минут эчендә әзерләүне Белоретның челтәрләр һәм түшәмәләр заводында башларга планлаштыралар.

Бу хакта Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәгендә хәбәр иттеләр. Планнар гомумдәүләт проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә тормышка ашырылачак.

Предприятие Президент Владимир Путинның май указы белән расланган «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» гомумдәүләт проектында катнашу исәбенә җитештерүчәнлекне дүрт тапкыр арттырырга планлаштыра.

Киртәләр әзерләү белән шөгыльләнүче завод 2011 елдан бирле эшли. Республиканың Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге җитәкчесе Руслан Нуретдинов сүзләренә караганда, гомумдәүләт проектына керү һәм үзендә сакчыл җитештерүне гамәлгә кертү нәтиҗәсендә, предприятие сыйфатлы яңа үсеш дәрәҗәсенә күтәрелә ала.

Җитештерү торышына диагностика үткәреп, эшче төркем пилот проект итеп металл җиһазлар җитештерүне сайлаган, аның бер комплектын җитештерүгә 38 минут чамасы вакыт китә. Бу процессны 1,5 минутка кадәр киметү планлаштырыла.

Генеральный директор Артем Гурштейн сүзләренә караганда, предприятие планнарында - җитештерүчәнлекне ким дигәндә дүрт тапкырга күтәрү һәм сменага 2500 комплект җитештерүгә ирешү.

Фото: bash.news.ru
Читайте нас