Башкортстанда гомумдәүләт проектлары кысаларында күп эшләр башкарыла.
28 августта «Таврида» Бөтенрусия мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең төбәк арт-резиденцияләре конкурсы проектларын яклау булды.
Яклау ике этапта узды: Русия Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко белән онлайн-трансляция режимын да кертеп, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык экспертлары һәм чакырылган экспертлар алдында тәкъдир итү.
Конкурста илнең 14 төбәге катнашты, шуларның 5есе грант ярдәме алды. Алар арасында - Башкортстан да бар. Әлеге акчалар төбәкләрдә иҗади киңлекләрне үстерүгә тотылачак.
Башкортстан командасы әзерләгән проектны Башкортстан яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов тәкъдим итте.
«Арт-Квадрат» шәһәр үзәге мәйданчыгында «Урам театры һәм башкару сәнгатендә махсуслашкан мәдәни башлангычларны үстерү үзәге» республика проектына өч юнәлеш керде: «Арт-Квадрат» белем бирү үзәге, «Matur» Multi-лабораториясе булдыру һәм «Арт-Квадрат» мобиль кушымтасын эшләү.
"Арт-резиденция" - Уфаның иң иҗади яшьләрен җыя торган мәйданчык. Безнең үзәк урам театр һәм башкару сәнгатендә махсуслашкан булачак, бу киләчәктә Уфада төбәкара дәрәҗәгә чыгарга һәм креатив, талантлы башкаручыларны җәлеп итү үзәгенә әйләнергә ярдәм итәчәк", - дип шәрехли талантлы яшьләргә һәм яшьләр башлангычларына ярдәм итү бүлеге башлыгы, арт-резиденция проекты авторы Вито Сабиров.
Фото: bashinform.ru