«Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында агымдагы елда Башкортстанның биш районында күпфункцияле күчмә мәдәни үзәкләр (автоклублар) барлыкка киләчәк. Шушы көннәрдә Зилаер районына да автоклуб кайтартылды. Бу инде - республикада өченче автоклуб.
Зилаер районында 53 авыл торак пункты исәпләнә, шуларның 22сендә генә мәдәният йортлары бар. Район үзәгеннән иң ерак торак пунктка кадәр ераклык 90 чакрым тәшкил итә.
Автоклуб теләсә кайсы мәдәни-киңкүләм, тамаша чаралары үткәрү мөмкинлеге бирәчәк: паркларда, ял итү урыннарында, ачык җәйге һәм кышкы мәйданчыкларда. Шулай итеп, күчмә концерт программалары, иҗат коллективлары чыгышлары өчен мобиль сәхнә оештыру мәсьәләсе хәл ителгән.
Зилаер районы әлеге автоклубны 1 сентябрьдә, Белем көнендә сынап карарга ниятли. Бу көнне үзәк Мәдәният сарае хезмәткәрләре Кашкар авылында концерт куярга планлаштырган.
Фото: culture.bashkortostan.ru сайтыннан.