Башкортстанның Бөрҗән районындагы Иске Собхангол - Морак автомобиль юлында 11,1 километр озынлыкта коммуникацияләр төзекләндерелгән, яңа асфальт салынган.
Хәзерге вакытта металл барьер киртәләрен монтажлау һәм юл читенә төшү урыннарын төзү дәвам итә. Соңрак юлга термопластиктан тамгалар ясалачак.
Объектны файдалануга тапшыру агымдагы елның октябренә планлаштырылган. Башка объектта да зур эш башкарылган. Юлчылар 2,55 километр озынлыкта Кага - Иске Собхангол юлын ремонтлауны төгәлләгәннәр.
Барлык эшләр "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында эшләнгән.
Фото: transport.bashkortostan.ru сайтыннан.