+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Бушлай өйрәнегез!

"Санлы икътисад" гомумдәүдәт проектын тормышка ашыру кысаларында республикада махсус укыту программалары кабул ителде.

"Санлы икътисад" гомумдәүдәт проектын тормышка ашыру кысаларында республикада махсус укыту программалары кабул ителде.

Республикада санлы икътисадның төп компетенцияләренә өйрәтү буенча төбәк программасы старт алды. Башкортстан халкын «Санлы икътисадның төп компетенцияләре» программасы буенча бушлай укырга чакыралар. Укулар "Башкортстан Республикасы Электрон мәгарифе» платформасында узачак. https://edu.bashkortostan.ru 2. порталыннан файдаланучыга дөнья тәҗрибәсе нигезендә булдырылган «Санлы икътисадның төп компетенцияләре» электрон курсын өйрәнү тәкъдим ителә.

Укулар биш бүлектә узачак: мәгълүмати, коммуникацион грамоталылык, санлы контент булдыру күнекмәләре, мәгълүмат хәвефсезлеге, санлы мохиттә проблемаларны хәл итү күнекмәләре.
Порталда "Башкортстан Республикасы Электрон мәгарифе" мәгариф оешмалары ассоциациясе белгечлеренең тьютор ярдәме оештырылачак. Уку нәтиҗәләре буенча квалификацияне күтәрү турында таныклык һәм укучының казанышлары турында (электрон портфолио) тулы мәгълүмат белән сертификат биреләчәк, аны үз карьерасын төзегәндә кулланырга мөмкин булачак.

Агымдагы елның октябренә кадәр Башкортстанның 13 мең кешесе белем алалачак. Кандидатларга таләпләр – 18 яшьтән өлкән, һөнәри белем булу. Укуны башлау өчен порталга керегез, https://edu.bashkortostan.ru һәм «Санлы икътисадның төп компетенцияләре» курсы баннерына басыгыз.

Фото:https://go.mail.ru/redir


Читайте нас