+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

“Яшел фитнес”ка кушылучылар арта

Узган атнада Русия Спорт министрлыгы ярдәмендә гражданнар өчен бушлай күнекмәләр үткәрү буенча тормышка ашырылучы “Яшел фитнес” проектына янә унбиш шәһәр кушылды.

Узган атнада Русия Спорт министрлыгы ярдәмендә гражданнар өчен бушлай күнекмәләр үткәрү буенча тормышка ашырылучы “Яшел фитнес” проектына янә унбиш шәһәр кушылды.

“Яшел фитнес” проекты 2015 елда башланды. Бүгенге көндә Русиянең 39 төбәгеннән 62 шәһәр үз паркларында, скверларында, яр буйларында һәм мәйданнарда проектны башлап җибәрде. “Яшел фитнес” саф һавада төркемле күнегүләр үткәрүчеләрне берләштерә.

“Яшел фитнес” “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт - яшәү нормасы” федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, аның төп бурычларының берсе булып системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче русиялеләрне 2024 елга 55 процентка кадәр арттыру тора.

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин

Фото: ТАСС.
Читайте нас