+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яңа ФАПка алар шат!

Дүртөйле районының Тәкәрлек авылында яшәүче 250 кеше яңа ФАПлы булды.

Дүртөйле районының Тәкәрлек авылында яшәүче 250 кеше яңа ФАПлы булды.

Медицина модуле иске дәвалау учреждениесе урынында урнашкан, ул инде 50 ел файдаланылганнан соң, авария хәлендә булган.

Быел “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты ярдәмендә авылда кирәкле санитар таләпләргә җавап бирә торган җиһазлы ФАП урнаштырдылар. Дәвалау бинасы су белән тәэмин ителгән, санузелы бар, автоном электр белән җылытыла. Процедуралар үткәрү, прививкалар ясау һәм акушерлык кабинетлары бар.

Медпункт төзелешенә 2 миллион сум акча тотылган.

Фото: bash.news.ru
Читайте нас