Киләсе елда «Мәдәният» гомумдәүләт проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында модельле муниципаль китапханәләр булдыруга Русия Федерациясе субъектларын сайлап алу конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде.
Ил субъектлары арасында конкурс нигезендә сайлап алу өчен Русия Мәдәният министрлыгына Башкортстаннан сигез гариза җибәрелгән иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча, республиканың өч муниципаль китапханәсеннән гаризалар хупланды. Алар - Күгәрчен (үзәк район китапханәсе), Чакмагыш (Иске Калмаш авыл китапханәсе), Стәрлетамак районнары (35нче Наумов авыл китапханәсе).
Башкортстан модельле китапханәләр төзүгә федераль бюджеттан 20 миллион сум алачак. Бу акчалар муниципаль китапханәләр эшчәнлеген модернизацияләүгә һәм аларда идарәнең нәтиҗәле модельләрен кертүгә юнәлтеләчәк.