Илеш районының “Иштау” җәмгыяте эшчәнлек даирәсен елдан-ел киңәйтә бара.
Русия Президенты Владимир Путинның “2024 елга кадәр Русия Федерациясен үстерүнең дәүләт максатлары һәм стратегик бурычлары турында”гы Указына ярашлы гомумдәүләт проектлары кабул ителгән иде. Президент апрельдә өстенлекле гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга багышланган Дәүләт Советы утырышын да үткәрде. Анда авыл территорияләрен тотрыклы үстерү проблемалары да каралды. Владимир Путин үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, авыл территорияләрен тотрыклы үстерүнең озак вакытлы стратегиясен кабул итәргә кирәк. Стратегиядә кешеләрнең — торак, ә территорияләрнең инфраструктура, шул исәптән юл белән тәэмин ителеше кебек факторларны исәпкә алу зарур. Шулай ук Стратегияне әзерләгәндә законнар базасын анализлау мотлак. Дәүләт башлыгы муниципаль берәмлекләрнең урыннардагы үзидарә органнары ролен аерым ассызыклады. “Муниципаль һәм төбәк дәрәҗәсендәге җитәкчеләр өчен үз территорияләрендә тәртип булдыру намус эше булырга тиеш. Биредә күп нәрсә аларның эшкә мөнәсәбәтеннән тора”, — дип белдерде Президент.
Башкортстан авыл инфраструктурасына федераль инвестицияләр җәлеп итү буенча лидерлар өчлегенә керде. Шушы юнәлештә актив эш алып барып, 2020-22 елларда Башкортстанның авыл инфраструктурасын үстерүгә 5,5 миллиард сум юнәлтеләчәк. Шушы елдан Русиядә яңа “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы старт алды.
Торак пунктларын төзекләндерү буенча байтак программалар булса да, авылларны матурлау ифрат мәшәкатьле. Илеш районы төзекләндерү буенча төрле дәрәҗәдәге дистәләрчә программада катнаша. “Бердәм Русия” партиясенең социаль юнәлешле программалары, “Эшлекле гамәлләр”, “Урындагы башлангычларга ярдәм”, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программалары һ.б. Әйтик, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы (ППМИ) социаль проблемаларны халык катнашлыгында хәл итүне күздә тота. Соңгы биш елда ППМИ авыл биләмәләренә территорияләрне төзекләндерү, социаль объектларны ремонтлау буенча мәсьәләләрне анык хәл итү мөмкинлеген бирде. Халыктан һәм спонсорлардан җыелган, урындагы һәм республика бюджетлары акчалары, нигездә, районда мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын, ФАП һәм юлларны, күперләрне ремонтлау, зират коймаларын яңартуга, тирә-як мохитне зәвыклы итеп үзгәртүгә юнәлтелә. Шулай ук акчалар су белән тәэмин итү челтәрләрен, буаларны ремонтлауга, суүткәргеч башняларын төзекләндерүгә тотынылган. Авылларда урамнарны ремонтлауны да актив дәвам итә илешлеләр.
Район предприятиеләре төзекләндерү программаларында каралган эшләрне сыйфатлы итеп башкара. Мәсәлән, “Иштау” җәмгыяте тәүге чорда, башлыча, су белән бәйле объектларда эш иткән булса, хәзер, заман таләпләреннән чыгып, эшчәнлекне даими рәвештә төрләндерүгә иреште. Әйтергә кирәк, ныклы 16 буасы булган, ясалма сугару эшчәнлеге тиешле дәрәҗәгә куелган Илеш районында су чыганакларын хезмәтләндерүчеләргә эш җитәрлек иде (ул буаларның бүген дә тиешле дәрәҗәдә булып, халыкка хезмәт итүе шушы предприятиенең эшләрне сыйфатлы башкаруына да бәйле). Заман — башка, заң — башка, диләр бит. Үз вакытында гидротехник корылмаларны тәртиптә тоту, ремонтлау, суүткәргечләр салу төп шөгыль булса, фундаменталь нигезләр, халыкның җайга салынган гадәти тормыш рәвеше җимерелгән чорда предприятиене саклап калды.
Хәзер инде техника паркын баету, җитештерү базасын ныгыту исәбенә предприятие авыл җирлегендәге төзекләндерүнең барлык төрләренә дә алына. Шул ук вакытта су белән тәэмин итүгә бәйле эшчәнлек өстенлекле юнәлеш булып кала. Биредә, мәсәлән, канализация боҗралары, мунча мичләре һәм ихтыяҗ белән файдаланган башка җиһазлар да җитештерәләр. Агымдагы елда бу предприятие юлларга комташ түшәү, берничә буаны ремонтлау, авылларда суүткәргечләрне тәртипкә китерү белән шөгыльләнде.
Халыкның яшәү рәвеше аның су чыганакларына – чишмәләргә, коеларга мөнәсәбәтеннән ачык күренә. Чагыштырмача күптән түгел Илеш районы авылларындагы чишмәләрне тазарту, төзекләндерү башланып киткән иде. Аларның архитектура ягыннан бизәлешен яхшырту, халыкны шушы эшкә җәлеп итүне күздә тотып башланды бу изге эш. Су чыганакларын тазартуга беренчеләрдән булып “Иштау” егетләре алынды. Беренче чишмә буйларын тазарту, агачлар утырту, гомумән, тәртипкә китерү шушы предприятие җитәкчесе Хәмит Узаманов инициативасы белән башланды, дисәк, хакыйкатькә хыянәт итү булмас. “Суы булган җир кадерле, иле булган ир кадерле”, дигән бабайлар. Иманым камил, Хәмит Габит улының туган җиренә булган мөнәсәбәте дә, изге эшләре дә менә шушы сүзләрнең тирән мәгънәсенә төшенүдән киләдер.
Әйткәндәй, чишмәне төзекләндерү, кайберәүләр уйлаганча, улак ясап, түбә кую гына түгел ул. Алары да бар, билгеле. Мисал өчен, чишмәгә илтүче сукмак та яңача хәзер Илештә. Бирегә автомобилең белән килеп туктап, сусауны басып, күңелләрдәге сагыну-сагышларны таратып, ял итеп китәргә була.
— Юллар да, су чыганаклары кебек үк, безнең яшәешебез ул, — ди Хәмит Узаманов. — Авылның бүгенгесе дә, киләчәге дә юл белән бәйле. Авылыбызга газ кергәч, өлкәннәр: “Җиде рәхәтнең берсе”, — ди иде. Юл да шулай ук җиде рәхәтнең берсе инде. Юлы булса, суы, уты, газы булса, авылда рәхәтләнеп яшәргә була, мөмкинлекләр күп.
Районда әлеге предприятиегә йөкләтелгән төзекләндерү эшләренә килгәндә, килешүләрдә нинди таләпләр куелса, барысын да җиренә җиткереп башкаралар. Тырышлык салучы барлык белгечләр, атап әйткәндә, Алмир Узаманов, Айрат Идрисов, Илдус Гыйлемханов, Рәмзил Махиянов, Зөлфәт Миңнеханов һәм башкалар, үзләренә йөкләтелгәнне сүз тидермәслек итеп эшли, сыйфатка зур игътибар бирә.
“И авыл! Син мең шәһәрдән
Мең тапкыр ямьле вә хуш!” – дип язган Габдулла Тукай. Әйе, без бәян иткән изге башлангычлар, матур гамәлләр, эшсөяр кешеләре белән ямьле, күңелләргә хуш килә һәм үзенә тартып тора бүгенге авылларыбыз.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Илеш районы.