+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Балалар тавышы яңгырап торсын!

Борайда заманча балалар мәйданчыклары ачылды.

Борайда заманча балалар мәйданчыклары ачылды. Борай районының Олы Бадрак, Кушманак һәм Яңа Тазлар авылларында заманча өч балалар мәйданчыгы ачылды. Объектлар республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында төзелде, аларны тантаналы рәвештә 3 сентябрьдә ачтылар. Һәр балалар мәйданчыгы резин өслекле һәм дүрт уен комплексы белән җиһазландырылган. Бу - таган, карусель, 3 яшьтән 12 яшькә кадәр балалар өчен уен комплексы. Объектларның гомум бәясе 6,35 миллион сумнан артык, шуның 4,25 миллион сумы - дәүләт ярдәме. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда әлеге дәүләт программасы кысаларында авыл территорияләрен төзекләндерү буенча иҗтимагый әһәмияттәге проектларны гамәлгә ашыруга республикада 66,67 миллион сум бүлеп бирелгән, шуның 58,67 миллион сумы - федераль бюджет акчасы. Акчалар 19 муниципаль районда 54 проектны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән, проектлар бәясенең 70 процентын каплаган. Калган 30 проценты урындагы бюджетлардан һәм бюджеттан тыш акча хисабына финанслана, бу, нигездә, гражданнар белән берлектә финанслашу. Президент Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектлары тирә-якны төзекләндерүгә дә юнәлтелгән. Шунысы куанычлы, бу җәһәттән республиканың төзелештән читтә булган тармаклар да зур өлеш кертә. Фото:agriculture.bashkortostan.ru
Читайте нас