Берничә районда урып-җыю эшләре тиздән төгәлләнәчәк. Башкортстанда җитен, рапс, горчица һәм соя җыю бара. Барлыгы республиканың 32 районы басуларында май культураларын җыюга керештеләр. Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге мәгълүматлары буенча, 4 сентябрьгә 29,3 мең гектар мәйданда май орлыгы суктырылган, уртача уңыш - гектарга 9,9 центнер. Урып-җыю буенча алдынгылар булып Әбҗәлил, Авыргазы һәм Кыйгы районнары игенчеләре танылды, монда кырларда икешәр мең гектарда игеннәр суктырылды. Әлегә майлы культуралар арасында республикада иң күбе рапс суктырылган, уңыш - гектардан 15,9 центнер. "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты кысаларында быел чәчүлекләр арттырылды. Киләсе елда да бу җәһәттән эшләрне дәвам итмәкчеләр. Фото:agriculture.bashkortostan.ru