Шушы көннәрдә Бишбүләк районының Ает авылында мәдәният йорты яңартылып, күп функцияле мәдәни үзәк ачылды. Билгеле шагыйрь Фатих Кәримнең туган авылындагы мәдәният учагын төзекләндерү “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылды.
Чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягъфәров, республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Русия Дәүләт думасы депутаты Алексей Изотов, Дәүләт җыелышы депутаты Салават Харасов катнаштылар.
Бишбүләк район хакимияте башлыгы Наил Гатауллин үз чыгышында билгеләп үтүенчә, мәдәни үзәктә иҗат һәм үзешчән сәнгать белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Яңа үзәк авыл халкы арасында талантлар ачуга һәм аларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә ярдәм итәчәк. Тантаналы чарада район мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә кадер-хөрмәт күрсәтелде. Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, бәйрәм кунаклары мәдәни үзәк белән танышты. Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Zainetdin һәм Фәйзи Гаскәров исемендәге бию ансамбле зур концерт белән чыгыш ясады.
Ает мәдәният йорты бинасы 1974 елда ачылган булган Узган елның көзендә биредә төзекләндерү эшләре башланган. “Мәдәният” гомумдәүләт проекты ярдәмендә Ает авыл мәдәният йортының матди-техник базасы ныгытылган, бинаның стеналары, түбәсе яңартылган, инженерлык инфраструктурасы, канализация, коммуникацияләр алыштырылган. Сәхнә һәм тамашачылар залы тулысынча үзгәртеп корылган, китапханә өчен бүлмәләр, уен бүлмәләре булдырылган.
Мәдәният үзәгендә төрле яшьтәгеләр күңеленә хуш килгән шөгыль табачак, фольклор, вокал, хореография, декоратив-гамәли һәм инструменталь сәнгать түгәрәкләренә йөриячәк. Үзәктә күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Илдар Гыймаевның музее да урын алачак.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Фото: Бишбүләк районы хакимияте.